Коррупциягә каршы көрәш - һәркемнең эше

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

1 август көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, коррупция белән бәйле хокук бозуларны кисәтү, халыкның хокукый белемен арттыру максатында, бистә халкына «Коррупциягә каршы көрәш - һәркемнең эше» дип исемләнгән буклетлар әзерләп тараттылар.

Чара барышында культорганизатор Г.Зиннәтуллина Ришвәтнең нәрсә булуы, ришвәтнең бүләктән нәрсә белән аерылуы турында сөйләде, катнашучыларны РФ Җинаять кодексының коррупциягә каршы тору турындагы маддәләре белән таныштырды, коррупциягә каршы тору өлкәсендә хокукый җайга салуны кем гамәлгә ашыруын искәртте.

Мондый тематикадагы чаралар бик мөһим: алар хокукый аң һәм хокукый культура үсешенә ярдәм итә, кешеләрдә шәхес нигезен тәшкил итүче әхлакый нормалар, коррупциягә каршы программаларга уңай мөнәсәбәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International