Бүген Саба 5 номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасында "Һөнәрләр" атналыгының йомгаклау чарасы узды. Зурлар төркеменә Саба гимназиясенең рәсем сәнгате укытучысы Гумерова Ләйлә Гыйлфановна кунакка килде. Ул балалар белән бик күңелле һәм мавыктыргыч мастер-класс үткәрде. Ләйлә Гыйлфановна балаларга рәсем сәнгатенең кайбер серләрен ачты. Карандаш, пумала, фломастерлар кулланмыйча да ничек матур рәсем ясап булуын исбатлады. Соңыннан балалар белән "Чын рәссам нинди булырга тиеш?" дигән темага әңгәмә корылды, балалар кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр.
Чара бик матур узды һәм инде киләчәктә ышанып каласы килә әлеге балаларның берәрсе чын рәссам булыр дип!