Югары Симет авылында яшәүче хәйрияче Галиәхмәтов Муллахмәт Хатип улы безнең балалар интернат-йортына кунакка килде. Һәрбер бала йорт хайваннары белән күңелле вакыт үткәрергә һәм уйнарга ярата. “Колакбайның” кунакка килүе балаларда бик күп шатлык хисләре тудырды. Тәрбияләнүчеләр кунак тирәсендә җыелып, яратып “Колакбайны” сыйладылар. Без Муллахмәт Хатип улына балаларны сөендергәне, бүләкләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.