ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә М. Җәлил ур., 3А йорт адресы буенча балалар иҗат йорты бинасын төзү эшләре бара  Эшләрне "Таш" СФ ҖЧҖ подрядчы оешмасы башкара. Төзелешне тәмамлау вакыты: 2024 нче елның 4 кварталы.

Тэги: окс ОКС

   Олы Нырты һәм Чәбия Чүрчи авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз бистәсенә, Н. Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасына экскурсия оештырдылар. Дендрология бакчалары-үсемлекләрнең махсус коллекцияләрен булдыру, үсемлек дөньясының күптөрлелеген һәм баету, шулай ук фәнни, укыту һәм агарту эшчәнлеген гамәлгә ашыру керә торган табигать саклау учреждениеләре.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

"Алтын Групп "ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан Саба муниципаль районының "Саба район үзәк хастаханәсе" ДАССУның кан тамырлары үзәген төзү бара.

Тэги: окс ОКС

     Олы Нырты авыл китапханәчесе үз укучылары өчен " балалар журналлар дөньясында " дигән темага журналына күзәтү үткәрде. Балалар китапханә алдыра торган балалар журналлары белән таныштылар. Аннары алар журнал битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, журналларның кызыклы рубрикалары белән таныштылар, күңелле хикәяләр һәм шигырьләр укыдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

Хөрмәтле Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистә халкы! 

Авария сәбәпле, 2024 елның 8 августында, 8:00 дән 15:00 гә кадәр Дальная , Озерная, Тынычлык, Г .Тукай  (йортлар: 4,6,8,10,12,14 а) урамнарында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне өзү планлаштырыла.

Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.


7
август, 2024 ел
чәршәмбе

07.08.2024 конне 18.30 сәгатьтә Байлар Сабасы штп.ның "Гаилә" ял паркы территориясендә Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография дисциплиналары укытучылары З. Р. Әхмәтшина һәм А. З. Мубаракзянова тарафыннан "Ча-ча-ча " бал  биюе буенча мастер-класс үткәрелде. 
 

Тэги: Мәдәният бүлеге

 6 август көнне «Кояшкай» лагеренда «Оста-Саба» сменасының ябылу тантанасы булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Мичән авыл җирлеге биләмәсендә арендалау өчен  торак йортта эш гөрли.

Тэги: Мичән авыл җирлеге окс ОКС

6 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Бигәнәй авылы кунаклары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырды. Балалар һәм аларны озатып йөрүче өлкәннәр беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннары урман хуҗалыгы мәдәният йортында урнашкан "Кыңгыраулар музеенда" булдылар. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй, агач кашыкларга рәсем ясау буенча мастер класс, тылсымлы кыңгырау турындагы мультфильм карау туристларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.

6 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара светофор көненә багышланган «Мой друг – светофор» исемле танып-белү сәгате үткәрделәр. Чара светофор тарихы турында кыскача сөйләүдән башланды. Балалар светофор барлыкка килгәннән бирле ничек үзгәргәнен, беренче светофорларның нинди булуын һәм аларның ничек эшләвенә төшенделәр. Шуннан соң балалар светофорның хәзерге замандагы әһәмияте турында белделәр. Чара барышында кызыклы уеннар һәм викториналар уздырылды. Балалар светофор турындагы табышмакларны бик теләп чиштеләр, пазллар җыйдылар. Чара азагында барлык катнашучыларга да юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту турында белешмәләр салынган буклетлар тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International