Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Яктырту приборларын монтажлау, шулай ук экспозиция модульләрен җыю эшләре алып барыла
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Балтач районы Кече Лызи авылының мәктәп укучылары булды. Экскурсия барышында кунаклар бик кызыксынучан булдылар, Саба урман сәнәгате хуҗалыгы алдынгы хезмәткәрләренең портретларын күреп күп кенә сораулар бирделәр, хезмәтләре белән якыннанрак таныштылар. Алар рәссамнарның эшләренә сокланып карадылар, аларның талантын һәм һәр шәхеснең табигый образын чагылдыра белүләрен бәяләделәр.
24 сентябрьдә Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Бөтендөнья диңгез көненә "Чиксез диңгез киңлекләре һәм анда яшәүчеләр" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр.
24 сентябрьдә Сабаның 6 нчы номерлы "Балачак" балалар бакчасы базасында тәрбиячеләр Хөснуллина М.А. һәм Багавиева Г.Р. тарафыннан Россияның танылган педагог-психологы, методисты, педагогик фәннәр докторы Вячеслав Михайлович Букатов җитәкчелегендә ачык шөгыльләр күрсәтү оештырылды.
2024 елның 24 сентябрендә Икшермә кадет мәктәп-интернатында кадетлар белән тантаналы ант кабул итү тантанасы узды.
Һөнәри юнәлеш бирү кысаларында 5 "А" һәм 5 "Б" сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Михайлова Н. А һәм Якупова Л.Р. җитәкчелегендә Тимершык авыл җирлеге хакимиятендә булдылар. Җирлек башлыгы Хаҗиев А.Х. авыл тормышы турында сөйләде.
Балалар җирлек башлыгы эшенең нечкәлекләрен белделәр.
Балалар шулай ук Саба ҖЧҖ ашханәсендә булдылар. Пешекче Г.Багданурова экскурия үткәрде.
Җаваплылыгы чикләнгән “Нырты” авыл хуҗалыгы җәмгыятендә кыр эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытта туңга сөрү эшләре башкарыла.
Пенсионерлар белән очрашу
Татарстанда тәрбиягә бала алган 299 гаилә бер тапкыр бирелә торган пособие алды
2500дән артык татарстанлыларга ТР буенча СФР бүлеге озакка сузылган стажы өчен иминият пенсиясе билгеләде.