Музейга экскурсия

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Балтач районы Кече Лызи авылының мәктәп укучылары булды. Экскурсия барышында кунаклар бик кызыксынучан булдылар, Саба урман сәнәгате хуҗалыгы алдынгы хезмәткәрләренең портретларын күреп күп кенә сораулар бирделәр, хезмәтләре белән якыннанрак таныштылар. Алар рәссамнарның эшләренә сокланып карадылар, аларның талантын һәм һәр шәхеснең табигый образын чагылдыра белүләрен бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International