Ачык шөгыльләр күрсәтү

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

24 сентябрьдә Сабаның 6 нчы номерлы "Балачак" балалар бакчасы базасында тәрбиячеләр Хөснуллина М.А. һәм Багавиева Г.Р. тарафыннан Россияның танылган педагог-психологы, методисты, педагогик фәннәр докторы Вячеслав Михайлович Букатов җитәкчелегендә ачык шөгыльләр күрсәтү оештырылды. Мастер-класс барышында профессор катнашучыларны социо-уен технологиясенең кайбер алымнары белән таныштырды. Шулай ук атна дәвамында профессор белән бердәмлектә педагоглар әлеге технологиянең башка серләренә дә төшенә алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International