"Чиксез диңгез киңлекләре һәм анда яшәүчеләр" Бөтендөнья диңгез көненә рәсем конкурсы

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

24 сентябрьдә Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Бөтендөнья диңгез көненә "Чиксез диңгез киңлекләре һәм анда яшәүчеләр" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Бу көнне дөнья җәмәгатьчелегенең игътибары диңгез һәм океаннарның экологик проблемаларына, диңгездә ташу һәм анда яшәүчеләрнең куркынычсызлыгына юнәлтелә. Дөнья океаны бөтен Җир өслегенең 70% алып тора. Асылда безнең планетаны су планетасы дип атарга мөмкин. Чарада балаларга диңгез һәм океаннар, диңгез тереклек ияләренә һәм Җирнең су ресурсларына сакчыл мөнәсәбәтнең әһәмияте турында сөйләделәр. Балалар иҗади фантазия күрсәтеп төрле диңгез персонажларын ясадылар.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International