Пенсионерлар белән очрашу

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

24 сентябрьдә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында КС җитәкчесе урынбасары (бүлек хокукларында) Фәридә Якупова Шәмәрдән авылының "Балкыш" тернәкләндерү үзәгендә пенсионерлар белән очрашты. Очрашуда ул социаль фонд эшчәнлеге турында сөйләде, пенсия белән тәэмин итү, пенсия законнарындагы үзгәрешләр турында аңлатты.Очрашу азагында сораулар һәм җаваплар белән әңгәмә булды. Катнашучылар пенсияләр һәм пособиеләр буенча көнүзәк сорауларга тулы җаваплар алдылар һәм пенсия белән тәэмин итү турында мәгълүмати материал таратылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International