2024 елның 8 октябренә республикада да, Саба районында да кискен респиратор авырулар саны арту күзәтелә, узган атнада алдагы атнага караганда 2 мәртәбә арту күзәтелә.
1 нче октябрьдән Сатыш авыл җирлегендә бюджет, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә эшләп ялга киткән өлкәннәрне котлаулар булып узды. Бәйрәмнәр барлык мәдәният йортында чәй өстәле артында концерт номерлары белән бергә алып барылды.
8 октябрь көнне Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында матур концерт программасы белән Шыңар авыл җирлеге үзешчәннәре булдылар.
№ 4 «Кынгырау» балалалар бакчасында укыту-тәҗрибә участоклары
2024 елның 8 октябрендә Саба сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында сәнгать бүлеге укытучысы Иванова М.И. акварель белән эшләү алымнары "Көзге яфракның күчермәсе" темасына 4 нче сыйныфында ачык дәрес үткәрде.
Әлеге дәреснең максаты натурадан рәсем ясау күнекмәләрен формалаштыру иде. Максатлар үтәлде, балалар дәрестән файдалы мәгълүматләр алдылар.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Яктылык панельләрен көйләү эшләре алып барыла.
Сатыш авылы мәдрәсә музеенда кар тоту җайланмаларын урнаштыралар.
Сатыш авылы мәдрәсәсе музее хезмәткәрләре укучылар белән Пушкин картасы проекты буенча сумка-шопперга рәсемнәр ясау мастер-классы үткәрделәр. Тукымага бизәк төшерү - яшүсмерләр һәм өлкәнрәк кунаклар өчен мавыктыргыч шөгыль. Мондый күңел ачу һәр катнашучыга үзен чын рәссам-дизайнер итеп тоярга һәм авторлык сумкасы-шоппер булдырырга, ә аннары аны үзенә истәлеккә калдырырга һәм тиешле урында кулланырга мөмкинлек бирә. Шоппер - тоташ һәм озын тоткычлы турыпочмаклы сумка. Бүгенге көндә күп кызлар өчен шоппер көндәлек гардеробта алыштыргысыз урынны били. Кулдан язулы киемнәр, сумкалар-хәзерге тормышта сине стильле, оригиналь һәм модалы итеп күрсәтүнең бер төре. Һәр катнашучының ясаган рәсеме уникаль иде.
1 октябрьдә, Халыкара өлкәннәр көнендә, «Милли приоритетлар» АНО һәм Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан «Демография»илкүләм проекты буенча оештырылган өлкән буын өчен иң яхшы тәҗрибәләрне сайлап алуның яңа сезоны старт алды (Актив озын гомер – 2024).
Мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «Көзге пейзаж» исемле мастер-классы үткәрделәр. Мастер-класста балалар табигый материаллар белән эшләүнең иң популяр техникасы белән таныштылар, шулай ук яфракларны әзерләү һәм алар белән эшләү кагыйдәләре турында белделәр.