№ 4 «Кынгырау» балалалар бакчасында укыту-тәҗрибә участоклары

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга хезмәт тәрбиясе бирү системасында балалар бакчасының укыту-тәҗрибә участогында авыл хуҗалыгы хезмәтен оештыру мөһим урын алып тора, ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләүдә, аларны яңа икътисадый шартларда тормышка һәм хезмәткә әзерләүдә беренче звено булып тора.

Уку-тәҗрибә участокларын оештыру - безнең балалар бакчасында ел саен үткәрелә торган традициягә әйләнде. Ул тәрбияләнүчеләрнең тәҗрибә эше базасы булып тора.

Балалар белән тәҗрибәләр  ясала, алар авыл хуҗалыгы үсемлекләренең үсеш шартлары белән танышалар, аларны дөрес үстерергә өйрәнәләр, шулай ук тәҗрибәләр һәм күзәтүләр үткәрәләр, экология буенча алган белемнәрне ныгыталар, тирәнәйтәләр  һәм киңәйтәләр.

Тәҗрибә эшен үткәрү барышында мәктәпкәчә яшьтәге балаларда тапшырылган эш өчен җаваплылык тәрбияләнә, алар башланган эшне ахырына кадәр җиткерергә күнегәләр.

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Мәгариф идарәсе тарафыннан 2024 елда уздырылган “Иң яхшы мәктәп яны участогы” конкурсында катнашып, 1 нче урынга грамота һәм акчалата бүләккә ия булдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International