Грипп белән авырырга теләмисеңме? Прививка ясарга вакыт!

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

     2024 елның 8 октябренә республикада да, Саба районында да кискен респиратор авырулар саны арту күзәтелә, узган атнада алдагы атнага караганда 2 мәртәбә арту күзәтелә. Грипп әлегә теркәлми, шуңа күрә аңа прививка ясатырга вакыт.
      Гриппка каршы вакциналар районның дәвалау-профилактика учреждениеләренә - Совигрипп һәм Флюм инактивацияләнгән вакциналарына кайткан инде. Аларны 6 айлык яшьтән үк балаларга һәм өлкәннәргә прививка ясатырга мөмкин. 
       Әлеге вакциналар белән иммунизация вакытында В гриппына һәм 2 төр А гриппына, шул исәптән югары патогенлы А гриппына (дуңгыз гриппына) каршы иммунитет эшләнә. Иммунитет прививка ясатканнан соң 8-12 көннән әзерләнә һәм 12 айга кадәр саклана, ягъни аны ел дәвамында саклый: әгәр прививка ясаткан кеше хәтта грипп белән авырса да, авыру җиңел формада , катлаулануларсыз узачак.

Прививкалар алу өчен үзегезнең участок табибына яки ФАП фельдшерына мөрәҗәгать итәргә кирәк, гриппка каршы прививкага алдан язылу кирәкми.

Врач эпидемиолог ГАУЗ  «Сабинская ЦРБ»            Фаттахова Р.З.

 

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International