"Сумка-шоппер" - мастер-классы

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

Сатыш авылы мәдрәсәсе музее хезмәткәрләре укучылар белән Пушкин картасы проекты буенча сумка-шопперга  рәсемнәр ясау  мастер-классы үткәрделәр. Тукымага бизәк төшерү - яшүсмерләр һәм өлкәнрәк кунаклар өчен мавыктыргыч шөгыль. Мондый күңел ачу һәр катнашучыга үзен чын рәссам-дизайнер итеп тоярга һәм авторлык сумкасы-шоппер булдырырга, ә аннары аны үзенә  истәлеккә калдырырга   һәм тиешле урында кулланырга мөмкинлек бирә. Шоппер - тоташ һәм озын тоткычлы   турыпочмаклы сумка. Бүгенге көндә  күп кызлар өчен шоппер көндәлек гардеробта алыштыргысыз урынны били. Кулдан язулы киемнәр, сумкалар-хәзерге тормышта  сине  стильле, оригиналь һәм модалы итеп күрсәтүнең бер төре. Һәр катнашучының ясаган рәсеме уникаль иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International