Явлаштау авыл китапханәсендә «Һәр бала белергә тиеш» дигән мавыктыргыч хокукый әңгәмә узды. Чарага китапханәче үз хокуклары һәм бурычлары турында белергә теләгән укучыларны җыйды. Алар бик күп файдалы мәгълүмат белделәр.
Әңгәмә мавыктыргыч лекция һәм интерактив күнегүләр белән үрелеп барды. Очрашу азагында катнашучылар мөһим мәгълүматлар тупланган файдалы белешмә- буклетлар алдылар.
9 сентябрь көнне “Рәсемнәрдә Тукай геройлары” исеме астында үткәрелгән рәсем бәйгесендә катнашучыларны котлар өчен бүген Саба район китапханәсендә бүләкләү чарасы узды. Чараның беренче өлешендә балаларга кызыклы һәм мавыктыргыч векторина сораулары бирелде, алар ике төркемгә бүленеп үз-ара көч сынаштылар. Чараны йомгаклау өлешендә катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
9 октябрь көнне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре Килдебәк урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәрделәр. Укучылар китапханә тарихын игътибар белән тыңлап, китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Аннары укучылар өчен «Барысында беләсем килә» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Уенда «Китап битенә сәяхәт», «Ребуслар», «Җитез бул», «Миннән сорау, Сездән җавап», «Капитаннар ярышы» кебек биремнәр тәкъдим ителде. Укучылар чарада актив булып, китап укыганлыкларын расладылар.
9 октябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортында хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар интернат хезмәткәрләре белән берлектә интернат территориясен төзекләндерү эшләрен башладылар.
Бу көннәрдә авыл районнарының ир-егетләре командалары арасында “Сәламәтлек” авыл Спартакиадасы кысаларында Буада мини-лапта буенча ТР чемпионаты узды. Саба җыелма командасы составында Финанс – бюджет палатасы белгече Рамил Шакиров та катнашты. Уенның нәтиҗәләре дә сөенерлек булды, Саба районы командасы 1 урынга лаек булды.
2024 елның 2-6 октябрендә Каспийск шәһәрендә мәктәпкәчә оешмалар җитәкчеләре һәм белгечләре өчен «Мәктәпкәчә белем бирүне үстерү» дигән темага бөтенроссия конференциясе узды.
3 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр Мәскәүдә - мәгариф һәм тәрбия өлкәсендәге мөһим вакыйгаларның берсе -IV Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумы булып узды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Саба районында силос өчен кукуруз җыю төгәлләнеп килә, бар куәткә ашлык өчен кукуруз җыялар