ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Олы Нырты мәдәният йорты хезмэткэрлэре укучылар өчен «Терроризмга ничек каршы торырга»дигән әңгәмә үткәрделәр. Балалар «терроризм " төшенчәсе, теракт куркынычы туганда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштылар. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

«Тату балалар бакчасы серләре» муниципаль конкурсы дәвам итә.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2024 елның 10 октябре 18.00 сәгатьтән 11 октябрь 18.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

11 октябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с тизлектәге көчле төньяк-көнчыгыш җиле көтелә.

2024 елның 1 октябренә терлекчелек эше йомгаклары буенча семинар-киңәшмә

Тэги: УСХИП

8 октябрь көнне  Кече Шыңар авыл мәдәният йорты,  Оет авыл клубы һәм китапханә  хезмәткәрләре, үзешчәннәр Лесхоз бистәсендәге өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында "Сезнең алда баш иябез" дигән концерт программасы белән чыгыш ясадылар . Үзешчәннәрнең чыгышлары өлкәннәрнең күңелләрен нечкәртте: җырлар, шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады.Тамашачылар, хәтта инвалид креслоларында да рәхәтләнеп җырлап, биеп утырдылар.  Персонал да, тамашачылар да чыгышлары өчен зур рәхмәт белдерделәр.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен 03.10.2024 көнне  Шәмәрдән авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Халыкара өлкәннәр көненә багышланган кичә үткәрелде.

Быел «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 11 ярминкә чарасы уздырылды. Анда 432 үзмәшгуль катнашты. Республика көненә иң зур ярминкәгә 120 үзмәшгуль кеше җыелды, аларның кереме 3 млн сумнан артып китте.

«Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы, «Җылылык белән тәэмин итү турында» 2010 елның 27 июлендәге 190-ФЗ номерлы, «Су белән тәэмин итү һәм су түгү турында» 2011 елның 7 декабрендәге 416-ФЗ номерлы Федераль законнар нигезендә, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты турындагы Нигезләмә нигезендә (алга таба - - Дәүләт комитеты), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 15.06.2010 № 468 карары белән расланган, Дәүләт комитеты җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә анализ ясый һәм билгеләнгән тарифларның 2024 елның 9 аендагы эш нәтиҗәләре буенча күрсәтелгән оешмаларның финанс-икътисадый торышына йогынтысын анализлый.

Түбән Симет авыл зиратында яңа койма тоту эше тәмамланды. Барлыгы 180 м койма тотылды. Әлеге эш үзарасалым акчасы хисабына башкарылды. 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

9
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Рәшид улы Абашев Саба үзәк район хастаханәсенә эш визиты белән килде.

Тэги: хастаханә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International