8 октябрь көнне Кече Шыңар авыл мәдәният йорты, Оет авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре, үзешчәннәр Лесхоз бистәсендәге өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында "Сезнең алда баш иябез" дигән концерт программасы белән чыгыш ясадылар . Үзешчәннәрнең чыгышлары өлкәннәрнең күңелләрен нечкәртте: җырлар, шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады.Тамашачылар, хәтта инвалид креслоларында да рәхәтләнеп җырлап, биеп утырдылар. Бу аралашу безнең барыбызга да бик кирәк: ул өлкән яшьтәге кешеләргә үзләрен кирәкле итеп хис итәргә булыша, безгә шәфкатьлелек турында уйланырга ярдәм итә. Өлкәннәрнең шат йөзләре һәм тагын чакырулары концертта катнашучылар өчен иң югары бүләк. Персонал да, тамашачылар да чыгышлары өчен зур рәхмәт белдерделәр.