9 октябрьдә «Юлбат» ҖЧҖ базасында, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә, 2024 елның 1 октябренә терлекчелек эшенә йомгаклар ясау буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм ветеринария хезмәте җитәкчеләре, зоотехниклары, ветеринария табиблары катнашты. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Илшат Нурмиев үз чыгышында катнашучыларны хуҗалыклар буенча терлекчелек буенча күрсәткечләр белән таныштырды. 2024 елның 3 кварталында сөт җитештерү 900 340 центнер тәшкил итте, 2023 ел белән чагыштырганда 8% үсеш. Эре мөгезле терлек ите җитештерү 38 707 центнер (үсеш +1%) һәм дуңгыз ите җитештерү 76 042 центнер (үсеш +3%). Шулай ук эре мөгезле терлекләр, дуңгызлар, сарыклар һәм атлар саны буенча да динамика яхшы. 11 025 бозау туган, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 394 башка күбрәк.