Бүген Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Александра Ивановнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Портнова Александра гомер буе Казан шәһәрендә яши . Ләкин хәлләр ихтыяры белән интернат-йортка урнашырга мәҗбүр була.
Саба китапханәчеләре төрле бәйгеләрдә актив катнашалар. 10 октябрь көнне Казандагы Габдулла Тукай музее һәм "Татар ядкарьләре" оешмасы беренче тапкыр татарча квиз уздырды. Әлеге интеллектуаль уен 10 раундтан торды. Һәр раундта Габдулла Тукайның, күренекле татар язучыларының, рәссамнарының иҗаты буенча сораулар бирелде. Казан шәһәре, татар халкы тарихы, татар киносы, милли гореф- гадәт, йолалар буенча бирелгән биремнәр катлаулы да, кызыклы да иде. Квизда танылган әдипләр, журналистлар да катнашты. Ләйсән Билалова, Сәрия Марданова, Дилә Нуриәхмәтова, Алинә Ибрагимова, Регина Миңнуллина, Илсияр Шакирзянова, Әдилә Хәлиловалар составындагы команда 50 сорауның 42 сенә дөрес җавап бирде һәм квизда беренче урын алды.Китапханәчеләрне зур җиңүләре белән котлыйбыз!
9 млрд сумны мошенникларга ярты ел эчендә россиялеләр биргән. Мондый мәгълүматларны Хөкүмәт Йортында узган брифингта китерделәр. Татарстанда ел башыннан бирле 25 000 айти-җинаять теркәлгән, шуларның яртысы — дистанцион урлау.
9 октябрь - Бөтендөнья почта көне, БМО системасында билгеләп үтелә торган күп кенә танылган бәйрәмнәрнең берсе. Почта безгә илнең икенче читендә яшәүче башка кешеләр белән элемтәгә керү өчен күп еллар хезмәт итә. Аларга хат язарга, открытка яки телеграмма белән котларга, бүләк яки күчтәнәчләр белән посылка яки бандероль җибәрергә, берәр эшлекле хат җибәрергә. Бөтен почтаның төгәл эшләве аны китерү белән бәйле белгечләрнең көйле эшләвенә бәйле. Бәйрәм уңаеннан 9 октябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсе Язлы Арташ авыл клубы белән берлектә китап бирү пунктында "почтальоннарга дан һәм хөрмәт"дигән тематик кичә үткәрде. Бу өлкәдә озак еллар эшләгән хезмәткәрләрне бәйрәм белән котладылар һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Гайнуллина Дулкыния почта өлкәсендә 30 ел эшләгән һәм пенсиягә чыккан, Газизҗанова Нурзия 42 ел эшләгән, Шәйдуллина Гүзәл озак еллар эшләгән, ә Мөхәрләмова Нәзифә бу вазифада эшләвен дәвам итә.
Чара кысаларында оештырылды.
10 октябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсенең балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәрнең тууына 75 ел тулу уңаеннан «Рәшит Бәшәр шигърияте чишмәсе» дигән шигъри сәгать үткәрелде. Чара башында китапханәче балаларны юбилярның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Аннары балалар шагыйрьнең кызыклы һәм гыйбрәтле шигырьләрен кычкырып укыдылар. Рәшит Бәшәр китаплары белән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда балалар аның әсәрләре белән таныша алдылар.
Алан-Елга авылында 80/20 программасы буенча төзелүче йортның эчке эшләрен эшләү дәвам итә.
10 октябрь көнне «Яшьлек» яшьләр үзәге белгечләре яшүсмерләр арасында «Ышаныч телефоны» дигән мәгълүмат буклетлары тараттылар.
Бүген Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Портнова Александра Иван кызының 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Портнова Александра гомер буе Казан шәһәрендә яши һәм Порох заводында 30 елдан артык эшли. Ләкин хәлләр ихтыяры белән интернат-йортка урнашырга мәҗбүр була.
Без чын күңелдән Портнова Александраны туган көне белән котлыйбыз!
Туксан дигән киртәләрне
Бар бит әле үтәсе.
Никадәрле газиз җанга
Бәхет бүләк итәсе.
Утлар, сулар кичтең, батмадың,
Авыр еллар буйлап атладың.
Бирешмәдең җилгә, буранга.
Чын мәгънәсендә кеше булганга.
Чәчләреңә чал керсә дә,
Син бит безнең йөрәк түрендә.
Озак яшә, кадерлебез, авырмыйча,
Син дөньяда безгә бер генә.