ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2024 ел
җомга

Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Сатыш һәм Тенеки авыллары мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә өлкәннәр көненә багышланган "Тормыш яме - сез өлкәннәр" дигән бәйрәм кичәсе оештырдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Аферистларның иң еш Һәм катлаулы схемалары турында 9 млрд сумны мошенникларга ярты ел эчендә россиялеләр биргән. Мондый мәгълүматларны Хөкүмәт Йортында узган брифингта китерделәр. Татарстанда ел башыннан бирле 25 000 айти-җинаять теркәлгән, шуларның яртысы — дистанцион урлау.

Югары Шытсу авылында үзара салым хисабына балалар мәйданчыгы урнаштыру эше төгәлләнеп килә. Эшне "ПМК-159" ҖЧҖ оешмасы башкара.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Территорияне төзекләндерү эшләре башкарыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена Казаннан кунаклар килде. Саба урман сәнәгате хуҗалыгы алдынгы хезмәткәрләренең портретларын күреп күп кенә сораулар бирделәр, хезмәтләре белән якыннанрак таныштылар. Алар рәссамнарның эшләренә сокланып карадылар, аларның талантын һәм һәр шәхеснең табигый образын чагылдыра белүләрен бәяләделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2024 елның 5 октябрендә Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Эндуро - чемпионатының 6 нчы этабы булып узды.   Бу чемпионатта безнен "EnduroArtash" командасы эндуристларыда катнашты. "Бронза" классында 1 урынны Рәхимов Юлдаш Васимович яулады. Гомуми зачетта эндуро буенча Татарстан чемпионатының көмеш призеры безнен "Enduroartash" командасы яулап алды! Котлыйбыз сезне, егетләр! Алга таба да уңышлар сезгә!

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Сабабаш авылында яшь белгечләр өчен аренда йорты

Тэги: Мишә авыл җирлеге

7 нче октябрь көнне Түбән Утар авылы клубында “Халыкара өлкәннәр көне”нә багышланган бәйрәм үткәрелде. Аны  Түбән Утар авыл клубының хезмәткәрләре оештырды. Чакырылган кунакларга концерт программасы тәкъдим ителде. Котлау сүзе белән Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Айзат Рамил улы Гыймадиев чыгыш ясады. Бәйрәм кунаклар башкаруында акапель җырлары, биюләр һәм үзләре язган шигырьләрне уку белән үрелеп барды. Чара чәй эчү белән дәвам итте.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда ТР Кукмара районының өлкән буын вәкилләре кунак булды. Урманчыларның урман хуҗалыгын алып бару, илнең яшел алтынын саклау, үрчетү өлкәсендәге казанышлары һәм халыкның тормыш-көнкүрешен чын күңелдән сокланып карадылар, кунакларыбыз теләкләр китабында истәлекле язмалар калдырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Балтач юл төзу оешмасы көче белән Курсабаш авыл җирлегенең Сүлә  авылында, юл төзелеше тәмамланды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International