Өлкән яшьтәге кешеләр- китап укучыларның аерым категориясе, алар, башкалардан аермалы буларак, кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ. Явлаштау авыл китапханәсе өлкәннәргә "Өйгә китап" дигән хезмәт күрсәтте. Өлкән яшьтәге кешеләргә өйдән чыкмыйча уку мөмкинлеге бирелде. Укучыларыбыз танылган авторларның әсәрләрен дә, башлап язучыларның яңа әсәрләрен дә кызыксынып укый.
Китапханәдәге яңа китаплар китапханәчеләр һәм чын уку яратучылар өчен һәрвакыт көтелгән вакыйга. Чөнки яңа китап-фантазиянең тылсымлы дөньясына чумарга, яңа геройлар белән дуслашырга, яңа авторлар белән танышырга тиешле укучы өчен шатлык.. 11 октябрьдә Ике басу Арташ авыл китапханәсенең мөдире "Яңа китап-яңа дус" китап күргәзмәсен оештырды һәм "Уңган куллар" клубы өчен күзәтү үткәрде. Бергәләп без яңа китаплар турында сөйләштек, кызыклы өзекләр укыдык. Һәркем үзенә кызыклы китап тапты, аны укырга бик теләп өенә алып кайтты.
Өлкән яшьтәге юл хәрәкәтендә катнашучылар катлаулы категорияләренең берсе булып тора. Юлдагы вәзгыятьне тиз бәяләү сәләте какшау аркасында нәкъ менә алар еш кына юл-транспорт һәлакәтләре корбаны була. 8 октябрь көнне өлкәннәр һәм Гаилә елы декадасы кысаларында Юлбат авыл китапханәсе хезмәткәре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе вәкилләре Ф.З.Мәҗитов һәм ГБУ «Юл хәрәкәте иминлеге» идарәсе хезмәткәре Г.Н. Ягъфәрова белән берлектә өлкән яшьтәге гражданнар өчен уен формасында «Имин юл» мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара башында өлкәннәргә җәмәгать транспорты тукталышында, кибет парковкасында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында мәгълүмат җиткерелде. Олы яшьтәге җәяүлеләргә олыгайган саен тизлек кимү һәм күрү сәләте начарая баруын, шуңа күрә юлда игътибарлы булырга кирәклеген искәрттеләр. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы буклетлар ярдәмендә катнашучылар җәяүлеләргә кайда дөрес хәрәкәт итәргә, машина юлын ничек кисеп чыгарга икәнен искә төшерделәр. Чара азагында светофор, юл билгеләре, юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрне уен формасында искә төшерделәр һәм ныгыттылар.
11 октябрь көнне Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары Лесхоз бистәсе музеенда булдылар. Музей хезмәткәрләре «Урман сукмагы» дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр.
5 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Көзге пейзаж» дигән иҗат дәресе үткәрделәр. Чара барышында балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Картиналарда көзге күкнең үзенчәлекле матурлыгын һәм агачларның төрле төстәге яфракларын чагылдырдылар. Нәтиҗәдә гуашь белән эшләнгән якты, көзге пейзажлар барлыкка килде.
Балтач юл төзу оешмасы көче белән Калатау авылында юл төзелеше.
Бүген Саба урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары Финанс-бюджет палатасында булдылар һәм бухгалтер профессиясе белән якыннанрак таныштылар. Бюджет ничек туплана, нинди өлкәләргә бүленә, Үзәкләштерелгән бухгалтерияның һәр бүлеге нинди эшчәнлек алып бара, нинди программалар нигезендә эш башкарыла – болар барысы да укучы кызларда кызыксыну тудырды.
Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 5 октябрьдә өлкәннәр янында булуларын "Яңа китаплар дөньясында» дип атадылар. Өлкәннәр ункөнлегендә игелек акцияләре үткәрү күркәм традициягә әверелде, алар барышында без олы яшьтәге кешеләргә кунакка барабыз, аларны бәйрәм белән котлыйбыз, зур булмаган сувенирлар бүләк итәбез һәм үзебезнең иң актив укучыларыбызга китаплар һәм вакытлы матбугат тәкъдим итәбез. Ә иң актив өлкән яшьтәге гаиләне Гаилә елында котлау икеләтә күңелле булды, чөнки алар быел бергә яшәүнең 50 еллыгын билгеләп үтәләр. Безнең мәдәният йорты һәм китапханә тормышында актив катнашучы хезмәт һәм тыл ветераннарын юбилейлары белән котлап бүләк тапшырдык.
Хөрмәтле спортчылар!
Исегезгә төшерәбез, бәхетсезлек очрагыннан иминиятләштерү полисы булу ярышларда катнашу өчен мәҗбүри таләп булып тора.
Хәзер ONLINE спорт иминиятләштерүен җиңел һәм тиз рәсмиләштерергә мөмкин
Интернетка тоташу да җитә
Онлайн полисны сылтама буенча рәсмиләштерергә мөмкин 👇🏻 👇🏻 👇🏻 https://www.goprotect.ru/p6568
Мәгълүмат кертегез
Уңайлы ысул белән түләгез
Түләгәннән соң полис сезгә email һәм whatsapp ка киләчәк, шуна үз имзагызны куегыз.
Еллык полис ясарга киңәш итәбез, ул ярышларны гына түгел, ел дәвамында барлык тренировкаларны да каплап торачак.
Спортчылар өчен электрон иминиятләштерү — иминият компаниясе офисында сатып алына торган полиска тулысынча тәңгәл булган, иминият компаниясе вәкиленең факсимиль имзасы белән беркетелгән һәм факсимиль мөһер белән расланган юридик документ.
Реклама. "ГОУ Протект" ИНН 7811572690 ҖЧҖ