«Алтын көз»

2024 елның 11 октябре, җомга

Көз бик күп кешенең  иң  яраткан вакыты. Чөнки һавада акрын гына бөтерелеп,  җиңел генә сары яфраклар коела. Агачтан агачка аксыл пәрәвез җепләре сузыла.  Соңгы чәчәкләр дә тирә-юньне ямьләндереп чәчәк ата. Һава үтә күренмәле һәм чиста, аяк астында коелган яфраклар кыштырдый, сулыш алу җиңел. Кыскасы елның иң матур,  төрле төсләргә кергән чоры.

   Октябрь аенда МБМБУ Саба 1 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасында  гадәттәгечә «Алтын көз» бәйрәме уза. Балалар өчен бу истә калырлык, шатлыклы һәм күңелле бәйрәм, ул аларга көз турында күзаллауларны ныгытырга ярдәм итә. Көзне «моңсу вакыт» дип атасалар да, агачлардан коелган төрле төстәге яфракларга барыннан да бигрәк балалар сөенә.

Балалар көзге күңел ачуларны түземсезлек белән көттеләр, юкка гына түгел, чөнки алар бик күңелле һәм кызыклы үттеләр. Бәйрәмгә Сөмбелә үзенең көзге бүләкләре белән кунакка килде,  балалар белән әйлән-бәйлән уйнады, табышмаклар әйтте,  җырлар һәм биюләр башкарды. Балалар бәйрәмдә яшелчә, җиләк-җимешләр булып, матур итеп киенеп, “Көзге матурлык” исемендә мода күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр, ярышып уйнадылар.

    Балалар бакчасындагы бәйрәм - ул һәрвакыт балаларның шатлыгы, сөенече,  күңел ачулар диңгезе. Балалар бакчасының барлык төркемнәрендә дә күңелле, мавыктыргыч чаралар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International