Мәскәүдә класс җитәкчеләре форумы

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

 3 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр Мәскәүдә - мәгариф һәм тәрбия өлкәсендәге мөһим вакыйгаларның берсе -IV Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумы булып узды. Анда Россиянең барлык төбәкләреннән меңнән артык класс җитәкчеләре һәм һөнәри белем бирү оешмалары төркемнәре кураторлары катнашты. Форум Россия Федерациясе президенты Владимир Путин кушуы буенча уздырыла. Форумда катнашу өчен катнашучылар катлаулы конкурс сайлап алуыннан үттеләр. Форумга барлыгы 40 000нән артык гариза бирелгән. Татарстан Республикасыннан 15 сыйныф җитәкчесе катнашты. Саба районы Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Миләүшә Данисовнаның конкурс эшен экспертлар командасы югары бәяләде һәм форумда катнашырга чакырды. Форумда педагоглар белем бирү процессында педагогик коллективта үзара мөнәсәбәтләр, һөнәри юнәлеш бирү инструментлары һәм алымнары кебек мөһим темалар буенча фикер алыштылар. Укытучылар мастер-классларда, түгәрәк өстәлләрдә, интерактив мәйданчыкларда катнаштылар, башка регион педагогларыннан яңа тәҗрибә һәм белем тупладылар. Форум Дәүләт Кремль сараенда укытучылар көненә багышланган концерт белән тәмамланды. Анда популяр Россия артистлары, балалар коллективлары һәм укытучылар чыгыш ясады. Форум класс җитәкчеләренә тәҗрибә, идеяләр һәм иң яхшы практикалар белән уртаклашырга мөмкинлек бирде, бу, һичшиксез, аларның һөнәри эшчәнлеген баетачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International