ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Югары Симет  “Ромашка” балалар бакчасында, әти-әниләр белән берлектә, “Гаиләбез белән без, юлда йөри беләбез!” дип аталган,  юл йөрү иминлеге нигезләрен үз эченә алган  чара уздырылды. Балалар әти-әниләре белән ике командага бүленеп, юл билгеләре, юлда, урамда йөрүнең төп кагыйдәләрен белү буенча белемнәрен сынадылар, төрле кызыклы эстафеталарда катнаштылар.  Чара бик эчтәлекле, мавыктыргыч булды, әти-әниләргә һәм бабаларга бик ошады. 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Мамалай авылында җирләү урыннарын һәм тирә-яктагы территорияләрне төзекләндерү башланды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында өлкәннәр көненә багышланган "Олыласаң олыны - олыларлар үзеңне" дигән бик матур кичә узды. Бу чара балаларның  җыр - биюләре, уеннары, шигырь сөйләүләре белән үрелеп барды. Дәү әниләр, дәү әтиләр, бакчада эшләп чыккан лаеклы ялдагы тәрбияче апалары да үзләренең изге теләкләрен юллап,  балаларга, бакча хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

«Саба-Арена спорт мәктәбе»ндә өстәл теннисы буенча атналык лигада:

1 урын-Мансуров Салават (Сатыш);

2 урын-Ахәдиев Рамазан (Шәмәрдән);

3 урын - Хаҗиев Ранил (Сатыш);

3 урын-Востриков Руслан (Сатыш) алдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә: «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында Гражданнар «соры хезмәт базары» (хезмәт өчен түләүнең конвертлы системасы, хезмәткәрләрнең эш бирүче белән хезмәт килешүләрен рәсмиләштермичә генә хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру) юнәлеше буенча да мөрәҗәгать итә алалар.

    Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «УСН түләүчеләре өчен НДС буенча яңа бурычлар һәм махсус салым режимнары буенча башка үзгәрешләр» темасына вебинарда катнашырга чакыра, ул 2024 елның 17 октябрендә 10: 00 сәгатьтә узачак.

Бигәнәй мәдәният йорты  хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, ветеран-укытучылар  йортына барып,    аларга чәчәкләр , яхшы кәеф һәм җылылык бүләк иттеләр.Шулай ук китапханәче  журналлар алып килде. Акциядә катнашучылар шулай ук арабыздан киткән укытучыларны да искә алдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Хезмәт хакын түләмәү, хезмәт хакын вакытында түләмәү, законсыз эштән азат итү фактлары буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләр кабул итү өчен эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр 2-45-74 яисә 2-31-33 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә аласыз, яисә түбәндәге электрон почта адресына мөрәҗәгать итә аласыз: pr.saba@tatar.ru, Raniya.Sahabieva@tatar.ru.

Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2023 елның 27 декабрендә Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Килешү (алга таба – килешү) төзелде. Күрсәтелгән килешүдә 2024 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында айга минималь хезмәт хакы 22 020 сум күләмендә билгеләнә дип каралган.

1 октябрьдә, Халыкара өлкәннәр көнендә, «Милли приоритетлар» АНО һәм Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан «Демография»илкүләм проекты буенча оештырылган өлкән буын өчен иң яхшы тәҗрибәләрне сайлап алуның яңа сезоны старт алды (Актив озын гомер – 2024).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International