Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында өлкәннәр көненә багышланган кичә

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында өлкәннәр көненә багышланган "Олыласаң олыны - олыларлар үзеңне" дигән бик матур кичә узды. Бу чара балаларның  җыр - биюләре, уеннары, шигырь сөйләүләре белән үрелеп барды. Дәү әниләр, дәү әтиләр, бакчада эшләп чыккан лаеклы ялдагы тәрбияче апалары да үзләренең изге теләкләрен юллап,  балаларга, бакча хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International