2024 елның 2-6 октябрендә Каспийск шәһәрендә мәктәпкәчә оешмалар җитәкчеләре һәм белгечләре өчен «Мәктәпкәчә белем бирүне үстерү» дигән темага бөтенроссия конференциясе узды. Конференция эшендә бакчабызның мөдире Давыдова Г.Н. һәм укытучы-логопед Гатауллина З. М. актив катнаштылар. Гөлнара Наил кызы «Гаилә белән балалар бакчасы арасындагы партнерлык мөнәсәбәтләрен төзүнең нәтиҗәле формалары» темасына эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Зөлфия Мислахетдин кызы «Логопед эшендә кинезио һәм кросстейплар куллану» темасына чыгыш ясады.