ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2024 ел
җомга
13 ноябрь көнне көмеш яшьтәге «Тулган ай» фольклор ансамбле волонтерлары һәм Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары Утар балалар интернат-йорты

14 октябрь көнне  Саба районына  Россия Геройлары Магомед Баачилов һәм Олег Щепетков килде. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

   13 ноябрь көнне Олы Шыңар авылыннан Хаҗиевлар нәселе әгъзалары «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез»  республика Шәҗәрә фестиваленең район турында катнашып, диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Фойеда күргәзмә күрсәтелде, шәҗәрә агачын тәкъдим иттеләр, анда катнашучылар үз нәселләре, үз гаиләләре тарихындагы мөһим вакыйгаларга һәм кешеләргә, буыннан-буынга тапшырыла торган төп традицияләргә басым ясадылар.  Сәхнәдә, визит карточкасы  кысаларында, үзләренең шәҗәрәләрен, гаилә традицияләрен тәкъдир иттеләр.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

"Тарихта без эзлебез" Республика фестиваленең муниципаль этабында Сатыш авылыннан, без- Мөхәммәдгата нәселе 2 урын яуладык. Зур тырышлык, бердәмлек белән эзерләнгән туганнарга, катнашучыларга, барыгызга да рәхмәт. Мин шушы нәселдән булуым белән горурланам!

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

13 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында  Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Буыннар тарихы - гаилә ядкаре» дип исемләнгән Республика шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы булып узды.
Тимершык авыл җирлеген авылда данлыклы тырыш хезмәт сөючән нәсел - Хаҗимулла оныклары тәкъдим итеп, 3 урынга лаек булдылар.
Әлеге күп хезмәт сораучы бәйгегә алар ныклап әзерләнделәр: ул чыгышлар, ул күргәзмә, пешкән ризыклар.
Авылыбызда нәсел чылбырын барлап, шәҗәрә төзүчеләр артуы, туганнарның тагын да якынаюы күңелгә әйтеп бетермәслек дәрәҗәдә рәхәтлек бирә. Әйдәгез, сез дә төзегез, балаларыбызга кадерле ядкәр калдырыйк.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

"Сатыш" командасы Саба районы мини-футбол чемпионатында актив катнаша.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

13 ноябрь көнне, Шәмәрдәндә "Буыннар тарихы - гаилә ядкаре" фестиваль-конкурсының район этабы үткәрелде. Түбән Шытсу авыл җирлегеннән Нигъмәтҗаннар нәселе катнашып, мактау грамотасына ия булдылар. Барлык катнашучыларга зур рәхмәт!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Туктар авылыннан Рәфыйков Нуретдин Хәйретдин улы 14 ноябрьдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

14
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Яңа Мичән авылында шәхси эшмәкәр үзенең бригадасы белән Мәлик чишмәсен яңартып корырга алындылар. Эшне башлап йөрүче Галимуллин Рөстәм Газимуллович. Игелекле, изге эшләрендә уңышлар телибез.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International