Туктар авылыннан Рәфыйков Нуретдин Хәйретдин улы 14 ноябрьдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мактаулы юбилярны Саба муниципаль районының халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Килдебәк авыл җирлеге секретаре Эльмира Исмәгыйлева һәм «Юлбат» җәмгыятенең Килдебәк бригадасы вәкиле Хәлим Касыймов котладылар. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Нуретдин Хәйретдин улына шулай ук Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановның котлау хатын тапшырды.
Рафиков Нуретдин Хәйретдин улы 1934 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Саба районының Туктар авылында туа. Аның балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә һәм, яшь булуына карамастан, аңа төрле авыр эшләр башкарырга туры килә. Еллар үтә. Нуретдин абый Кадрия апага өйләнә. Алар ике кыз һәм бер малай тәрбияләп үстерделәр. Нуретдин абый лаеклы ялга чыкканчы «Октябрь» колхозында төрле эшләрдә һәм умартачы булып эшләде. Ул хезмәт ветераны.
Кызганычка каршы, Кадрия апа безнең арада юк инде, ул 2022 елда вафат булды. Нуретдин абый көр күңелле, тормышны сөюче кеше һәм әлеге сыйфатлары белән ул авылдашлары өчен үрнәк булып тора. Бүгенгесе көндә Нуретдин бабай улы Наил гаиләсендә барлык балаларының, оныкларының, оныкчыкларының мәхәббәтен һәм кайгыртуын тоеп яши.
Юбилярга һәм аның якыннарына бәхет, нык сәламәтлек телибез!