Курсабаш авыл җирлегенең Түбән Утар авылында гражданнар җыены узды.
Сүлә авылы клубында “Терроризм” темасына кагылышлы чара уздырылды.
Курсабаш авыл җирлегенең Сүлә авылында гражданнар җыены узды.
15 ноябрь көнне, Түбән Утар авылында яшәүче Миннеханова Бибирәбига Рәхимҗан кызы, үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы юбилей уңаеннан аңа, Президент В.В. Путинның котлау открыткасы, район, авыл җирлеге исеменнән махсус әзерләнгән бүләкләр тапшырылды. Аңа киләчәктә дә кадер-хөрмәттә яшәвен теләп калабыз.
Миннеханова Бибирәбига Рәхимҗан кызы 1934 нче елның15 ноябрендә Түбән Утар авылында Рәхимҗан һәм Кәфияләр семьясында дөньяга килә. Ләкин әнисе аны тапкач авырый башлый һәм вафат була. Әтисенең туганнары баланы үз семьяларына алып тәрбиялиләр. 6 ай булгач әтисе икенче әни алып кайта һәм баланы үзләренә алып кайталар, Үги әнисе Фатыйма апа аны үз баласы кебек карап үстерә. Семьяда тагын 2 малай дөньяга килә. Бибирәбига апа1941-1945 нче елларда башлангыч мәктәптә белем ала. 16 яшеннән колхозда төрле эшләрдә, амбарда симәнә агулауда, басуда бәрәңге, чөгендер эшкәртүдә, урман кисүдә хезмәт куя. 19 ел Түбән Утар авылы медпунктында санитарка булып эшли. 1989 нчы елда лаеклы ялга чыга. Бибирәбига апа хәзергесе вакытта Түбән Утар авылында ялгызы гына гомер кичерә.
2024 елның 15 ноябрендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең ГИМС үзәге бинасы территориясендә «Бозда һәм суда уяу булачакмын» Республика видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Әйләнә-тирә дөнья дәресе кысаларында, Килдебәк урта мәктәбенең 3
сыйныф укучыларына "Туфрак үзлекләре" темасына химия укытучысы
Кашипова Й.М.һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Нурмөхәмәтова Г.М.
тарафыннан лаборатор эш үткәрелде.
Ике басу Арташ авыл китапханәсе «сезнең өчен газета-журналлар»дигән вакытлы матбугат сәгате үткәрде. Өлкәннәр өчен китапханәгә керә торган вакытлы басмалар тәкъдим ителде. Китапханәче тәкъдим ителгән вакытлы матбугатка күзәтү үткәрде. Күп кенә кызыклы мәкаләләре булган журналлар күп кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итә, аларда психологлар, юристлар, табиблар киңәшләре басыла. Вакытлы матбугатта укучыларны кулдан ясалган бизәнү әйберләре ясарга, шулай ук барлык кирәкле күнекмәләрне тасвирларга рухландырачак яхшы идеяләр күп. Вакытлы матбугатның сәгатьләре китапханәгә яңа укучыларны җәлеп итеп кенә калмый, ә китапханәнең мәгълүмати ресурсларында яхшырак ориентлашырга мөмкинлек бирә һәм вакытлы матбугатка килүчеләрнең кызыксынуын арттыра.
Бөтендөнья шикәр чире белән көрәш көне ел саен 14 ноябрьдә билгеләп үтелә. Халыкара диабет федерациясе мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта дөньяда 537 миллион өлкән кеше диабет белән яши – бу һәр унынчы кеше.
Бу көн уңаеннан Явлаштау мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре укучылар белән «шикәр диабетын профилактикалау» темасына әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында балалар диабетның нәрсә икәнен һәм мондый авырулы кешеләрнең ничек яшәвен белделәр. Ә соңыннан бу темага стена газетасы чыгардылар.
14 ноябрь көнне Олы Нырты авылы китапханәсендә «Тәмәке тартуның кеше сәламәтлегенә тәэсире» дигән сәламәтлек дәресе үткәрелде. Чарада катнашучылар белән тәмәке тарту - кеше сәламәтлегенә иң зур куркыныч, аның организмга йогынтысы, бәйлелеккә китерүе турында сөйләштеләр. Әңгәмәдә катнашучылар кешенең үз яшәү рәвешен үзе сайларга хокуклы булуын, хобби, спорт белән шөгыльләнү, яраткан эше, адекват дуслары - болар барысы да кешене зарарлы гадәтләрдән коткара дип билгеләп үттеләр. Яшүсмерләрне кызыктыргыч тәкъдимнәрдән баш тартырга өйрәтергә кирәк дигән фикер белдерделәр. Яшьләргә тема буенча әдәбият тәкъдим ителде.
"ОНИКС мәгариф үзәге" директоры Л.М. Мөбәрәкшина 11 - 13 ноябрь көннәрендә “Казахстанның алгарыш мәктәпләре” дип исемләнгән белем бирү маршрутында катнашты.