2024 елның 15 ноябрендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең ГИМС үзәге бинасы территориясендә «Бозда һәм суда уяу булачакмын» Республика видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Сабаның 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында тәрбияләнүче Галиев Тамерлан Сәйдәш улы мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында җиңүче булды һәм кубок белән бүләкләнде. Тамерлан әти-әнисе белән бергә бу чарада катнашты, кешене судан коткару алымнарын күрде, авария-коткару техникасы һәм коткару отряды хайваннары (этләре) белән танышты. Галиевлар гаиләсенә балалар бакчасы белән хезмәттәшлек иткәннәре өчен һәм чараларда актив катнашканнары өчен рәхмәтебезне белдерәбез.