ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2024 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

Гражданнарның үзара салым акчасына Югары Симет авылында пожарный гидрант куелды. Эшне Саба ПМК "Мелиорация" оешмасы башкарды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

«Заступник" кушымтасы турында

2024 елда Иске Икшермә авыл җирлегендә үзара салым кертү буенча гражданнар җыены узды

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

15
ноябрь, 2024 ел
җомга

13 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» республика Шәҗәрә конкурсының зона туры узды. Конкурсның максаты-милли мәдәниятне, шәҗәрә традицияләрен торгызу һәм үстерү, рухи мирасны яшь буын вәкилләренә тапшыру. Бәйгене җырчы Алия Исрафилова ачып җибәрде. Фестивальдә түбәндәге гаиләләр катнашты: Олы Шыңар авылыннан Хаҗиевлар, Сатыш авылыннан Мөхәммәтгатауллиннар, Мишә авылыннан Хәсбиевлар, Иске Икшермә авылыннан Мостафиннар, Мичән авылыннан Сабирҗановлар, Олы Нырты авылыннан Агләмҗановлар, Олы Кибәче авылыннан Исмәгыйлевлар, Түбән Шытсу авылыннан Нигъмәтҗановлар, Тимершик авылыннан Хаҗиевлар, Шикше авылыннан Мөхәммәтҗановлар. Конкурсны ачу өчен архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Илдарханова-Балчиклы Гүзәл Илдус кызы чыгыш ясады. Жюри составында Казаннан чакырылган кунаклар бар иде: социология фәннәре докторы – Дәүләтшина Д.М., «Хореография сәнгате» әзерлек юнәлеше вәкиле - Мөхәммәдшева А.О., «Халык җырлау сәнгате» әзерлек юнәлеше вәкиле Абашев А.А. Мәдәният йортының спорт залында һәр гаилә күргәзмә оештырды, анда шәҗәрәнең тарихи фактлары күрсәтелде һәм сөйләнелде. Аннары сәхнәдә гаилә командалары чыгышлары, шәҗәрә презентацияләре күрсәтелде. Жюри йомгак ясаганда, Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре зур булмаган концерт программасы оештырды. «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрә конкурсының зона турында Шикше авылыннан Мөхәммәтҗановлар гаиләсе җиңү яулады. Конкурс ахырында рәхмәт һәм бүләкләү сүзләре белән Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм итү буенча урынбасары - инвестицион үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм итү бүлеге җитәкчесе И.И.Котдусов чыгыш ясады.

13 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы «Тулган ай» фольклор коллективы Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Бәхеткә атла» дигән хәйрия концерты оештырды. Коллективта катнашучылар бик матур музыкаль номерлар бүләк иттеләр. Югары Отар балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр Колегаев Р.С., Андреев И.А. үзләренең җырлары һәм шигырьләре белән тамашачыларны сөендерделәр. Бу интернат-йортта яшәүчеләр өчен заманча җырлар дөньясына чуму өчен менә дигән мөмкинлек иде. Мондый типтагы вакыйгалар көндәлек тормышны төрлеләндерергә һәм ярдәм һәм игътибар кирәк булган кешеләр өчен аерым кәеф тудырырга ярдәм итә.

14 нче ноябрь көнне Түбән Шытсу төп мәктәбендә психологик десант килде. Районыбызның "Семицветик" психологик үзәк психологлары укучылар белән әңгәмәләр үткәрделәр, кызыклы тренинглар оештырдылар. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Ф.Ф. Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары белән әңгәмә үткәрде. Җирлек башлыгы Сатыш авыл җирлеген үстерү турында сөйләде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сәламәт яшәү рәвеше – нәрсәдән башларга? 

Тэги: хастаханә

Бүген 15 ноябрьдә Уфа шәһәрендә СССР һәм РСФСР ның атказанган тренеры Әюпов Р.И. истәлегенә узган кызлар арасында фехтование буенча бөтенроссия турниры узды. Финал сигезенчесенә безнең бишенче урынны алган Фазлиева Амалия эләкте. Бу уңыш белән котлыйбыз, һәм Амалиянын олы кызларга чын көндәшлек коруы икеләтә күңелле. Алга таба җиңүләр һәм уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International