ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

 14 ноябрь көнне Лесхоз интернат-йортында 3 квартал буенча Күзәтчелек советы утырышы үткәрелде. Учреждениенең 2024 елдагы эше белән таныштылар. 2025 елга планнар белән уртаклаштылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Сәламәт бала Кабинетында "авырлы хатын-кызлар мәктәбе" һәм "Әтиләр мәктәбе"дәресләре узды. Дәресләрне педиатр-табиб Радик Хәйдәр улы Мусин үткәрде. 

Тэги: хастаханә

2024 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, Саба муниципаль районының Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Альберт катнашында, «кулланучылар хокукларын яклау турындагы Закон»га кагылышлы халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрделәр.

Тэги: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

Мини-футбол буенча район чемпионатында "Шытсу" командасы катнаша. Ике турдан соң команданың 3 очкосы бар. Чираттагы тур 26 ноябрьгә планлаштырылган. Уңышлар телибез!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә психолог җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар өчен ароматерапия һәм музыкотерапия элементлары белән релаксацион дәресләр үткәрелә. 

13 ноябрь көнне «Игелек көне»  уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортын «Тулган Ай» фольклор ансамбле үзенең визиты белән сөендерде. Аларның башкаруында күңелле җырлар һәм яхшы теләкләр яңгырады.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

11-13 ноябрьдә Саба аграр көллиятенең сөт академиясендә терлекчелек буенча укулар узды

Тэги: УСХИП

13
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

12 ноябрь - Песнәкләр көне булып санала. Россиядә ул көн әле яңа гына билгеләнеп үтелә башлады. Әлеге дата очраклы гына сайланмаган. Бу көнне кешеләр кышлаучы кошларны каршы алганнар, аларга җимлекләр ясаганнар, искеләрен чистартып җимнәр салганнар. Кешеләрдә бу кошлар уңыш китерә дигән ышану да булган. Иләбәр авыл китапханәсендә “Умырзая” балалар бакчасына йөрүче балалар өчен “Песнәкләр – якын дуслар” дигән исем астында экологик сәгать уздырылды. Чарада  катнашучыларга  әлеге кош  турында бай мәгълүмат җиткерелде. Песнәккә багышланган хикәяләр, шигырьләр белән танышканнан соң балалар песнәк рәсемен буядылар,табышмакларга җаваплар эзләделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Хәзерге җәмгыять тормышында вакытлы матбугатның әһәмияте зур. Вакытлы матбугат безнең илдә һәм чит илләрдә барган вакыйгалар турында кызыклы һәм танып белүле мәгълүмат бирә, көннән-көн тормышыбызның елъязмасын алып бара, файдалы киңәшләр бирә һәм укырга һәм өйрәтергә ярдәм итә. 12 ноябрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсендә «Дуслык» хатын-кызлар клубы өчен «Журналлы яфрак кою» могҗизалар кыры уены үткәрелде. Клуб хатын-кызлары уенда бик теләп катнаштылар. Шулай ук хайваннар һәм үсемлекләр дөньясыннан, тарихтан, географиядән, сәнгатьтән, әдәбияттан, мавыгулардан һәм хоббилардан төрле темаларга кызыклы, мавыктыргыч мәкаләләр туплаган файдалы басмалар белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International