ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Лесхоз урта мәктәбендә УУП полиция капитаны А.А. Сибагатов белән "Белергә, истә тотарга һәм горурланырга кирәк"дигән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә укучыларны патриотик тәрбияләүгә, зур һәм кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләүгә, актив гражданлык позициясе формалаштыруга, Россия Кораллы Көчләренә, армиядә хезмәт итүгә уңай мөнәсәбәт булдыруга, Ватанны саклауга даими әзерлеккә юнәлдерелгән иде.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Бүген "Яшьлек" яшьләр үзәге өстәмә белем бирү педагоглары балалар белән "Гаилә кояшы "дигән темага әңгәмә  үткәрде.

Татарстанда иң яхшы яшьләр хәрәкәтләренең берсе – КВН- быел 30 еллыгын билгеләп үтә! Казан шәһәренең "УНИКС" спорт комплексында узган Чемпионнар кубогында тамашачылар күп санлы матур номерлар һәм онытылмас мәзәкләр бүләк иткән командаларының чыгышларын күрә алды! Шекше мәдәният йортының "Бөрлегән" үрнәк фольклор коллективы (җитәкчесе Л.А.Хисмәтова, аккомпаниаторы Р. Н. Шәрипов) юбилей уенында катнашып, Зур алтын чемпионнар кубогына ия булган «Татар лигасы» командасы составында чыгыш ясады.

11 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Шәмәрдән лицее укучылары өчен наркоманияне профилактикалау буенча сораулар һәм җаваплар белән «Как распознать беду?» дигән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында балалар үсмерләр арасында наркоманиянең сәбәбе нәрсәдә икәнен аңларга тырышып карадылар. Белгеч балаларга наркотиклар һәм психоактив матдәләрнең зыяны, аларны куллануның яшүсмерләр тарафыннан сагышлы нәтиҗәләре турында сөйләде. Яшүсмерләргә хокук бозулар яки җинаятьләр кылган өчен балигъ булмаганнарны нинди җаваплылыкка тартырга мөмкин булуы турында аңлатылды. Әңгәмә барышында наркотикларга каршы юнәлештәге китаплардан кайбер фразалар укыдылар, төрле тормыш хәлләре турында фикер алыштылар, һәркем үз фикерен әйтте һәм кызыксындырган сораулар бирде.

9 ноябрь көнне Иске Икшермә зонасында уздырылган  "Шәҗәрә" фестивалендә- Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханәсе, Язлы Арташ, Чәбья Чурчи, Урта Нырты авыл клублары белән берлектә, Әгъләмҗан  нәселе шәҗәрәсен туплап,  әзерләп, тамашачыга  тәкъдим иттеләр. Әлеге нәселнең төп тамырлары Язлы Арташ авылыннан башлана. Күркәм  һәм борынгы 8 буыны билгеле булган Әгъләмҗан  нәселе- киң тарихлы, бердәм, нәсел җепләрен бәйләп, аны саклап яшәүче гаилә. Бүгенге  "Буыннар тарихы -гаилә ядкаре" бәйгесендә аларның 50 якын  гаилә вәкиле катнашты. Нәсел агачы , милли ризыклар, гаилә ядкәрләре, кул эшләреннән торган кургәзмәне халык сокланып карады. Бабалары чын җир хуҗалары, урманчылар булган нәсел тарихы - сәхнәдә театральләштереп, әлеге гаиләнең үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырды. Презентация барышында тамашачылар нәсел турында күбрәк мәгълүмат алды. Зур игътибар, әлбәттә инде, шәҗәрә агачына  булды, аның белән  шушы нәселнең дәвамчысы - Әгъләмов Хатыйп абый таныштырды. Әлеге бәйгедә катнашкан һәркем зур күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф белән таралды.

2024-2025 елларда Саба муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә балаларга һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында Югары Симет балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр социаль яклау идарәсендә һәм «Яшен» ҖЧҖендә булдылар. Социаль яклау идарәсендә балалар эшчеләрнең әби-бабайларга һәм тагын авыр холыклы балаларга ярдәм итүләрен белделәр. "Яшен" дә балалар шоферларның ничек эшләүләрен белделәр. Балаларга бик ошады, кызыксынып тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр һәм күзәттеләр.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Россия кошларны саклау берлеге инициативасы белән, безнең илдә 12 ноябрьдә экологик бәйрәм – «Синичкин көне». Бу дата очраклы гына сайланмаган. Ышанулар буенча, славяннарда нәкъ менә шул көнне кеше торагына канатлы кошлар очып килә. Кошларны саклау һәм аларга карата сакчыл мөнәсәбәт проблемасына игътибарны җәлеп итү, шулай ук балаларда экологик белемнәрне пропагандалау максатыннан Лесхоз мәдәният йортында "Безнең кошлар өчен йорт" дигән танып-белү әңгәмәсе үткәрелде. Балалар иллюстрацияләр, кышлаучы кошлар белән слайдлар карадылар, шигырьләр, хикәяләр укыдылар, табышмаклар әйттеләр, «Күчмә һәм кышлаучы кошлар», «Ябалак», «Песнәк»уеннары уйнадылар. Шулай ук алар өчен алдан ук өй эше-җимлекләр ясау бирелгән иде. Балалар, ата-аналар ярдәме белән, уңайлы һәм оригиналь булган җимлекләр ясадылар. Бу бәйрәм балалар өчен ниндидер яңа һәм кызыклы нәрсәләр ачты. Алда озын кыш... Балалар кышлаучы кошлар турында кайгыртырга: даими рәвештә җимлекләргә азык салырга, яңа җимлекләр ясарга һәм элергә әзер.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

12 ноябрьдә мәдәният йортында осталарыбыз "Оста куллар"клуб берләшмәсе утырышына җыелды. Бүген түгәрәкчеләр тоткыч-бияләй тегәргә керештеләр. Гадәти сөлгедән аермалы буларак, ул юанрак, янмый, кулларны пешүдән сакларга ярдәм итә. Лекал буенча тукымадан 20 см га 15 см зурлыктагы турыпочмаклыклар кисеп алганнар. аннары кызлар йөзләре белән тукыманы эчкә бөкләгәннәр, эчкә тутыргыч салганнар. Кызлар бик рәхәтләнеп эшкә чумдылар. Барысына да кызык һәм мавыктыргыч булды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

2024 елның 1 октябренә терлекчелек эше йомгаклары буенча семинар-киңәшмә

Тэги: УСХИП

12
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

«Россия спортының цифрлы трансформациясе 2024 " конкурсы лауреатлары һәм финалистлары билгеләнде. Физик культура һәм спорт өлкәсен цифрлы трансформацияләү өлкәсендә IV Бөтенроссия конкурсына арадаш йомгаклар ясалды. Лауреатларны котлыйбыз, ә финалистларны киләсе этаптагы көрәш көтә! Безнең мәктәп «Спорт әзерлеге буенча өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы иң яхшы оешма» номинациясендә лауреат булды. Безнең мәктәп спортчысы Шамил Кутдусов «үзконтроль көндәлеген алып баруга иң яхшы якын килү»номинациясендә финалист булды. Ә бу номинациядә Галимҗанов Булат Рафаэль улы, Сафина Иделия Илназ кызы, Гайнуллина Зәлия Дамир кызы, Кашапова Зарина Роберт кызы лауреатлар булдылар. Тулырак мәгълүмат https://m.vk.com/@sports_transformation-opredeleny-laureaty-i-finalisty-konkursa-cifrovaya-transform

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА Минем спорт Цифровизация спорта

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International