Бүген "Яшьлек" яшьләр үзәге өстәмә белем бирү педагоглары балалар белән "Гаилә кояшы "дигән темага әңгәмә үткәрде.

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Бүген "Яшьлек" яшьләр үзәге өстәмә белем бирү педагоглары балалар белән "Гаилә кояшы "дигән темага әңгәмә  үткәрде.

Балалар фикер алышуда актив катнаштылар ,үзләренең уй, хисләре белән уртаклаштылар. Гаилә ул яктылык һәм җылылык чыганагы,ул безгә авыр мизгелләрдә алга барырга көч бирә дигән фикергә килделәр. "Гаилә кояшы"- ул өйдәге җылылык, матурлык, тынычлыкны саклаучы әниләр! Якынлашып килүче әниләр көнен дә искә алып үткәрелгән әлеге чарадан һәркем канәгать калды.

Һәрберебезнең "Гаилә кояшы" якты, назлы булып, балаларыбызның күңелен җылытып, гаиләне нык итеп саклаучы әтиләребез белән бәхеттә яшәсеннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International