9 ноябрь көнне Иске Икшермә зонасында уздырылган "Шәҗәрә" фестивалендә- Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханәсе, Язлы Арташ, Чәбья Чурчи, Урта Нырты авыл клублары белән берлектә, Әгъләмҗан нәселе шәҗәрәсен туплап, әзерләп, тамашачыга тәкъдим иттеләр. Әлеге нәселнең төп тамырлары Язлы Арташ авылыннан башлана. Күркәм һәм борынгы 8 буыны билгеле булган Әгъләмҗан нәселе- киң тарихлы, бердәм, нәсел җепләрен бәйләп, аны саклап яшәүче гаилә. Бүгенге "Буыннар тарихы -гаилә ядкаре" бәйгесендә аларның 50 якын гаилә вәкиле катнашты. Нәсел агачы , милли ризыклар, гаилә ядкәрләре, кул эшләреннән торган кургәзмәне халык сокланып карады. Бабалары чын җир хуҗалары, урманчылар булган нәсел тарихы - сәхнәдә театральләштереп, әлеге гаиләнең үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырды. Презентация барышында тамашачылар нәсел турында күбрәк мәгълүмат алды. Зур игътибар, әлбәттә инде, шәҗәрә агачына булды, аның белән шушы нәселнең дәвамчысы - Әгъләмов Хатыйп абый таныштырды. Әлеге бәйгедә катнашкан һәркем зур күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф белән таралды.