2024 елның 1 октябренә терлекчелек эше йомгаклары буенча семинар-киңәшмә

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

11 ноябрьдә «Юлбат АХП» ҖЧҖенең Килдебәк бүлекчәсе базасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә 2024 елның 1 октябренә терлекчелек эшенә йомгаклар ясау буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм ветеринария хезмәте җитәкчеләре, зоотехниклары, ветеринария табиблары катнашты. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Илшат Нурмиев үз чыгышында катнашучыларны хуҗалыклар буенча терлекчелек буенча күрсәткечләр белән таныштырды. 2024 елның 1 ноябренә сөт җитештерү 1 001 328 центнер тәшкил итте, 2023 ел белән чагыштырганда үсеш-9%. Эре мөгезле терлек ите җитештерү 42 800 центнер (үсеш +1%) һәм дуңгыз ите җитештерү 84 927 центнер (үсеш +1%). Шулай ук эре мөгезле терлекләр, дуңгызлар, сарыклар һәм атлар саны буенча да динамика яхшы. Киңәшмә барышында эре мөгезле терлекләр санын саклап калу, сыерларны яраксызга чыгаруны киметү, сыерларны терлек азыгы белән тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Тэги: УСХИП
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International