Мишә авыл җирлегенең Сабабаш авылында гражданнар җыены узды.
Мишә авыл җирлегенең Лесхоз бистәсендә гражданнар җыены узды.
Өстәл теннисы буенча «Чемпионнар кубогы» Тула өлкәсенең Алексино шәһәрендә 2024 елның 11-13 ноябрендә уза. Ярышлар 1-5 классларның иң көчле ПОДА спортчыларынын ир-атлар һәм хатын-кызлар җиңүчеләр һәм призерлар арасында уза. 2024 елгы Россия чемпионаты программасының шәхси төрләрендә. Безнең Раил Галиәкбәров бик матур итеп уйнап ,көмеш медаль яулады Раилне яхшы нәтиҗә белән котлыйбыз һәм аңа алга таба җиңүләр телибез
Бүген 12.11.2024 Саба-Арена балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары булды. Балалар тренажер залында шөгыльләнделәр, вакытны актив уздырдылар. Беренчеләрдә файдалы һәм кызыклы вакыт үткәрүдән матур тәэсирләр калды!
29 октябрь көнне Шыңар мәдәният йортында "Гаилә ядкәре - буыннар тарихы" дип исемләнгән шәҗәрә бәйрәменең чираттагы этабы узды. Әлеге конкурста Лесхоз мәдәният йорты, Сабабаш авыл клубы белән берлектә, Мишә авыл җирлегеннән Хасбиевлар гаиләсен тәкъдим итте.
Шәҗәрә — чал тарихка тәрәзә. «Әгәр киләчәк буыннар үзеңне искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр» - дигән аксакаллар. Хасбиевлар җирлегебездә үз нәселләрен 7 буынга кадәр белүче, гаилә кыйммәтләрен кадерләп, туганлык җепләрен ныгытып яшәүче гаиләләрнең берсе. Әлбәттә, гаилә турында барлык мәгълүматны «Шәҗәрәләр кичәсе»нә сыйдырып бетерү мөмкин түгелдер, шулай да Хасбиевлар чыгышында вакыйгалар агышы алып баручы сүзләрендә генә түгел, экрандагы фотосурәтләрдә дә чагылды, сәхнәдәге чыгышларда да гәүдәләнде һәм үзенең музыкальлелеге белән аерылып торды. Шулай ук әлеге чарага балаларны җәлеп итүнең мөһимлеген билгеләп үтәргә кирәктер. Бәйрәм күтәреңке рухта бик матур үтте. Тамашачының күңеленә үтеп кереп, тирән эз калдырды.
Төбәк авылыннан Исмәгыйловлар гаиләсе "Шәҗәрә" фестиваленең зона этабында катнаштылар. Алар тамашачыларга үзләренең милли ризыкларын, кул эшләрен һәм гаиләләре турында бай эчтәлекле программа тәкъдим иттеләр. Хәзер алар бу фестивальнең район этабында катнашачак. Аларга уңышлар телибез!
11 ноябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсенең мөдире, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, "Барлык һөнәрләр дә кирәк, барлык һөнәрләр дә мөһим" дигән темага әңгәмә үткәрде.Әңгәмә барышында балалар һөнәри хезмәт дөньясы турында күпне белделәр, әти-әниләренең һөнәре, киләчәктә кем булырга теләүләре турында сөйләделәр, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Дөньяда төрле һөнәрләр күп, аларның һәрберсе кирәк һәм мөһим, әмма күңелгә ятышлы һөнәр сайларга кирәк, дигән нәтиҗә ясадык.
11 ноябрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсе «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Әйдә сөйләшик» дигән матур кичә үткәрде. Чара барышында китапханәчеләр Шәмәрдән авылы тарихы, шулай ук Рөстәм Зарипов, Дамир Исхаков, Мөдәрис Минһаҗев кебек якташларыбыз белән таныштырдылар. Катнашучылар конкурсларда, интеллектуаль уеннарда катнаштылар, тематик шаян сорауларга җавап бирделәр. Чара вакытлы матбугатка һәм китапханәгә килгән яңа китапларга күзәтү белән тәмамланды.