«Әйдә сөйләшик»

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

11 ноябрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсе «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Әйдә сөйләшик» дигән матур кичә үткәрде. Чара барышында китапханәчеләр Шәмәрдән авылы тарихы, шулай ук Рөстәм Зарипов, Дамир Исхаков, Мөдәрис Минһаҗев кебек якташларыбыз белән таныштырдылар. Катнашучылар конкурсларда, интеллектуаль уеннарда катнаштылар, тематик шаян сорауларга җавап бирделәр. Чара вакытлы матбугатка һәм китапханәгә килгән яңа китапларга күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International