Россия кошларны саклау берлеге инициативасы белән, безнең илдә 12 ноябрьдә экологик бәйрәм – «Синичкин көне». Бу дата очраклы гына сайланмаган. Ышанулар буенча, славяннарда нәкъ менә шул көнне кеше торагына канатлы кошлар очып килә. Кошларны саклау һәм аларга карата сакчыл мөнәсәбәт проблемасына игътибарны җәлеп итү, шулай ук балаларда экологик белемнәрне пропагандалау максатыннан Лесхоз мәдәният йортында "Безнең кошлар өчен йорт" дигән танып-белү әңгәмәсе үткәрелде. Балалар иллюстрацияләр, кышлаучы кошлар белән слайдлар карадылар, шигырьләр, хикәяләр укыдылар, табышмаклар әйттеләр, «Күчмә һәм кышлаучы кошлар», «Ябалак», «Песнәк»уеннары уйнадылар. Шулай ук алар өчен алдан ук өй эше-җимлекләр ясау бирелгән иде. Балалар, ата-аналар ярдәме белән, уңайлы һәм оригиналь булган җимлекләр ясадылар. Бу бәйрәм балалар өчен ниндидер яңа һәм кызыклы нәрсәләр ачты. Алда озын кыш... Балалар кышлаучы кошлар турында кайгыртырга: даими рәвештә җимлекләргә азык салырга, яңа җимлекләр ясарга һәм элергә әзер.