ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бөтендөнья балалар көне уңаеннан Явлаштау авыл китапханәчесе «Белмәмеш» клуб берләшмәсе белән «Күңелле стартлар» исемле чара үткәрде. Балалар бик теләп физик активлык үсешенә ярдәм итүче  төрле спорт уеннарында һәм конкурсларда катнаштылар. Әзерләнгән  мини-уеннар һәм иҗади мастер-класслар балаларга бик ошады.

Тэги: Мәдәният бүлеге

 21 нче ноябрь көнендә “Татарстан Республикасы  Саба муниципаль районы Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбе”ндә профориентация юнәлеше буенча Сабаның “Туган якны өйрәнү” музее хезмәткәрләре агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

 20 ноябрьдә Саба муниципаль районы мәктәпләрендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә багышланган очрашулар узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

 Ана өчен иң зур бәхет ул балаңың сау-сәламәт үсүе. Карында үз барлыгын белгертүгә, ана кеше газизен кайгырта башлый.

20 ноябрь көнне «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Балигъ булмаганнар белән һөнәри юнәлеш бирү эшен оештыру" программасы буенча стажировка үтте. Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортының тәрбиячесе социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә әлеге программада катнашты.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

20 нче ноябрь көнне "Яшьлек" яшьләр үзәгендә гофрированный кәгазьдән  әниләргә бүләк ясау буенча мастер-класс үтте. 

20 ноябрь көнне Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Сыйныф очрашулары" бөтенроссия проекты кысаларында Арташ җирлеге башлыгы Р.И. Мөхәрләмов белән очрашу узды. Рөстәм Илсур улы үз чыгышында авыл җирлегендәге эш структурасы, хокукый база, аларның эшендә нинди бурычлар булуы турында сөйләде

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Камыр ризыклары ашау гадәтеннән котылу җиңел булмаска да мөмкин, ләкин мөмкин!

Тэги: хастаханә

19 нчы ноябрьдә Олы Арташ топ гомумбелем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары һәм әниләре "Тату сыйныф серләре" бәйгесендә катнашып "Иң милли команда" номинациясендә җиңү  яуладылар. Мәктәп коллективын, эти-әниләр комитетын чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да сезгэ саулык-сәламәтлек, унышлар насыйп булсын.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International