Агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

21 нче ноябрь көнендә “Татарстан Республикасы  Саба муниципаль районы Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбе”ндә профориентация юнәлеше буенча Сабаның “Туган якны өйрәнү” музее хезмәткәрләре агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр. Шөгыль барышында укучылар Саба урман хуҗалыгы тарихы, аның эшчәнлеге белән таныштылар. Лесхозда җитештерелүче агач эшләнмәләрне буяп, укучылар “Әниләр көне”нә бүләк әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International