Йөрәк астындагы бәхет

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

 Ана өчен иң зур бәхет ул балаңың сау-сәламәт үсүе. Карында үз барлыгын белгертүгә, ана кеше газизен кайгырта башлый. Ә  табиблар хатын-кызларны әни булырга бәбигә узганчы ук әзерләнергә чакыра. Якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан “Татарстан хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасының Саба җирле бүлеге оештырган “Йөрәк астындагы бәхет” чарасы да тормышларында мөһим вакыйга көтелүче хатын-кызларны әнә шул әни булу, сәламәт бала тудыру  турында сөйләшергә бергә җыйды. Әлеге чара быел 4 нче тапкыр оештырылды. Очрашуга йөкле ханымнар, бәби үстерүче әниләр белән аралашырга табиблар, психологлар гына түгел, дәүләт органнарында эшләүче белгечләр дә чакырылды. Сөйләшү Сабада гаилә компаниясен җитәкләүче, үзе дә 4 бала үстерүче Эльвира Галимуллинаның хатын-кызлар өчен махсус әзерләнгән психологик тренингы белән башланып китте. Эльвира ханым гаиләдә ир белән хатын мөнәсәбәтләре, әйләнә-тирәлек белән гармониядә яшәү, үзеңне, йөрәгеңне “тыңлый” белү, тормышка дөрес караш формалаштыру турында сөйләде, биремнәр үткәрде. Әни булырга рухи яктан әзер булсаң да, саулыгыңның нык булмавы кемнедер бу бәхеттән мәхрүм итәргә мөмкин. “Әни булырга балага узганчы 3-4 айдан әзерләнә башласаң яхшы, моның өчен хатын-кызга комплекслы тикшерү узарга, анализлар тапшырырга кирәк. Без мондый тикшеренүләрне ир-атларга да киңәш итәбез. Әлбәттә инде, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга кирәк. Бала ата-анадан 50шәр процент генетик материал ала”- дип башлады чыгышын район үзәк хастаханәсенең табиб-гинекологы Гөлнара Вафина. Баланы имезү, тукландыру турында күптән түгел үзе дә өченче тапкыр әни булган махсус белемле, нутрициолог  Айзилә Вәлиуллина чыгыш ясады.  Булачак әниләргә дәүләт тарафыннан каралган түләүләр, аларны алу тәртипләре белән Республиканың матди ярдәм үзәгенең 36 нчы бүлеге мөдире Гөлназ Солтанова таныштырса, баланың беренче шәхси документын рәсмиләштерү турында район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шәфыйкова сөйләгәннәр дә катнашучылар өчен кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат булды.  Чара азагында район хатын-кызлар советы җитәкчесе  Илмира Галимуллина һәр чыгыш ясаучыга һәм катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде, әниләргә очрашу истәлеге итеп кечкенә сувенирлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International