Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды.Ул пенсионер һәм инвалидларга кулланучыларның төп хокуклары һәм кулланучылар хокукларын яклау турында җентекләп сөйләделәр. Шулай ук үзәктә янгынга каршы отрядының Шәмәрдән авылын саклау буенча аерым пост башлыгы Гатиятов Р.Р. социаль хезмәт алучылар, узэк хезмэткэрлэре өчен янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрде. Анда гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында җентекләп сөйләде. Ул аларга утсүндергече мисалында аның белән ничек кулланырга һәм янгын гидрантын ничек дөрес итеп тоташтырырга кирәклеген күрсәтте, аннары янгын куркынычсызлыгы буенча барлык кызыксындырган мәсьәләләр турында фикер алыштылар.