20 нче ноябрь көнне "Яшьлек" яшьләр үзәгендә гофрированный кәгазьдән әниләргә бүләк ясау буенча мастер-класс үтте.
Бу чараны "Яшьлек"яшьләр үзәге белгечләре, Саба районы "Беренчеләр хәрәкәте " җирле бүлекчәсе белән берлектә үткәрделәр.
Саба районы "Игелек үзәге" җитәкчесе Венера Наил кызы, укучыларны Добро. РФ платформасы белән таныштырды, аның мөмкинлеләре һәм һәркемнең изге эшләр эшли алуы турында сөйләде. Саба районы "Беренчеләр хәрәкәте " җирле бүлекчәсе җитәкчесе Илнар Илдар улы, "Беренчеләр хәрәкәте" укучыларының төрле проектларда һәм конкусларда, актив катнашулары турында сөйләде . Укучылар мастер-класста актив катнашып, якынлашып килүче әниләр көне уңаеннан, иң кадерле кешеләренә чәчәкләр ясадылар.