7 нче сыйныф укучылары авылыбызның балта остасы Шаманов Нурислам абыйда кунакта булып кайттылар. Укучыларга Нурислам абый бу һөнәр белән ничек шөгыльләнә башлавы турында сөйләде, шулай ук умартачылык һөнәре белән дә таныштырды. Очрашу кызыклы һәм файдалы булды.
Лесхоз бистәсендә чаңгы трассасында җир эшләре бара. Саба урман хуҗалыгы көче белән чаңгы трассасы территориясен планлаштыру бара.
ООО “Саба”ның Мичән филиалында тырмаларны язгы кыр эшләренә әзерләү хәзердән үк башланып китте. Бүгенге көндә слесарьлар Хадиев Ильфар, Галимуллин Айдар тимерчелектә тырма тешләрен утта кыздырып очлау эшләрен башкаралар.
10-16 ноябрьдә бөтен дөньяда диабет белән көрәш атналыгы уза
Мишә авыл җирлегендә гражданнар җыены узды.
8 нче ноябрьдә "Игенче" хоккей командасы Зиннуров Айнур Райнур улына багышланган алкалы хоккей турнирында катнашты.
Олы Кибәче авыл җирлеге территориясендә америка өрәңгеләрен һәм башка кыргый агачларны кисктеләр. Алар транспорт үткәндә күз күремен каплый һәм торак пунктларның күренешен боза иде.