Тәсбих тарту — Аллаһны искә алу, дога кылу һәм аның 99 исемен уку өчен кулланла торган гыйбадәт. Бу хәтерне ныгытырга, стресстан котылырга һәм нерв системасын тынычландырырга ярдәм итә, шулай ук бармакларның биологик актив нокталарына массаж ясый, кан басымын көйләргә мөмкин. Шул уңайдан, Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Тәсбих-игелек дине” дип аталган күргәзмә оештырылды. Килгән кунаклар күргәзмәдәге предметларны зур кызыксыну белән карадылар, кызыксындырган сораулар бирделәр.