ЯҢАЛЫКЛАР

12
ноябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Саба районында, тулаем Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясендә кебек үк, көз көне кискен респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) белән авыручылар саны арткан, октябрь-ноябрь айларында ОРВИ белән авыручылар саны 562 кеше тәшкил иткән. Грипп һәм яңа covid19 коронавирус инфекциясе белән авыру очраклары да теркәлә. Соңгы атналарда 9 Covid19 очрагы һәм 1 расланган А гриппы очрагы теркәлгән, 20 А һәм В гриппы белән авыручыдан анализлар раслау өчен республика лабораторияләренә җибәрелгән.

Тэги: хастаханә

12 ноябрь көнне Лесхоз интернат-йортына «Гармун моңы» ансамбленең үзэшчән гармунчылары килде. Татар халык җырлары һәм көйләре башкарылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын - кыз депутатлар берләшмәсе «Мәрхәмәт – Милосердие» Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х.Сабурская белән берлектә 2025 елның 27 ноябрендә 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча телефон аша «кайнар линия» оештыра.  

   Кайнар линия телефоннары: шалтыратулар өчен (843) 236-00-71, WhatsApp мессенджерына хәбәрләр өчен: +7 960 049-68-14.

12 ноябрь көнне Иске Мичән авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре  махсус хэрби хезмәттә булган егетләргә булышу йөзеннән, авыл халкы белән берлектә токмач кисү оештырды. Бу көнне һәркем үзендә җаваплылык тоеп җиң сызганып токмач кисәргә әзерләнеп килде. Эш барлык кешегә дә җитте. Камыр ясау, җәю, киптерү, кисү эшләрен авырыксынмый күңелле аралашып, җырлар җырлап башкардылар. Бу өмәгә тормыш иптәшләре дә килгән иде. Алар гармун уйнап, җырлап сабыр гына вакыт үткәрделәр. Шушы изге эштә катнашучы Иске Мичән авылхалкына җирле үзидарә исеменнән рәхмәтебезне җиткезәбез. Егетләребез исән имин өйләренә кайтсын иде дигән теләктә калабыз.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Шәмәрдәннең 1 нче номерлы «Әкият» балалар бакчасында  мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен « Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга  Россия халкының традицион кыйммәтләре нигезендә әхлакый-патриотик  тәрбия бирүдә  заманча алымнар куллану» темасына. Семинарда Татарстан Республикасының Саба, Биектау районнары педагоглары катнашты.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә яшьләр үзәге объектында эшләр график буенча дәвам итә

Тэги: окс ОКС

Саба районында актив торак төзелеше: 59 яңа йорт төзелә

Тэги: окс ОКС

13 яшькә кадәрге балалар арасында бадминтон буенча Россия беренчелеге. 2025 елның 4 - 9 ноябре. Омск.

Безнең яшь спортчылар Омск шәһәрендә узган 13 яшькә кадәрге Россия Чемпионатында тагын да югары дәрәҗәне расладылар һәм күп бүләкләр яуладылар. Турнирда 25 төбәктән 134 катнашучы катнашты - яшь бадминтонның чын бәйрәме.

Шәхси зачетта Саба районы спортчылары (Идрисов Нияз, Рәхимов Адель, Сафиуллин Рөстәм, Сафина Элина) уңышлы чыгыш ясадылар.

Команда зачетында ярышлар нәтиҗәләре:

1 - Диңгез буе крае
2 - Мәскәү
3 - Татарстан Республикасы
3 - Түбән Новгород өлкәсе

Барлык катнашучыларны һәм тренерларны искиткеч нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар һәм яңа спорт җиңүләре телибез!

Омскидагы турнир Россия бадминтонының киләчәге ышанычлы кулларда булуын раслады. Чемпионнарыбызга яңа биеклекләр юлында булышыйк!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International