Саба муниципаль районының инфраструктура үсеше бүлеге яшьләр үзәге төзелешенең агымдагы торышы турында хәбәр итә. 2025 елның 12 ноябренә барлык эшләр билгеләнгән срокларда башкарыла.
Төзелешнең хәзерге статусы:
Төзелеш мәйданчыгында тотрыклы эш ритмы саклана. Биналарны бизәү белән бер үк вакытта спорт конструкцияләре - скалодром һәм ВМХ-трамплиннар урнаштыруга әзерлек бара.
Эшләрнең сроклары һәм сыйфаты үтәлешен тикшереп тору инфраструктура үсеше бүлеге белгечләре тарафыннан даими нигездә гамәлгә ашырыла.