Республика семинары узды

2025 елның 12 ноябре, чәршәмбе

Шәмәрдәннең 1 нче номерлы «Әкият» балалар бакчасында  мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен « Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга  Россия халкының традицион кыйммәтләре нигезендә әхлакый-патриотик  тәрбия бирүдә  заманча алымнар куллану» темасына. Семинарда Татарстан Республикасының Саба, Биектау районнары педагоглары катнашты. Катнашучыларны балалар һәм тәрбиячеләр сәламләде. Семинар кунаклары Россиянең герой-шәһәрләре буйлап виртуаль сәяхәткә чыктылар, балаларның чыгышларын карадылар. Семинарның практик өлешендә педагоглар мастер-класслар күрсәттеләр, тема буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Семинар югары методик дәрәҗәдә узды, аның нәтиҗәләре буенча мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә әхлакый - патриотик тәрбиянең заманча практикаларын, модельләрен һәм технологияләрен өйрәнүне дәвам итәргә карар кылынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International