Иске Мичән авылы мәдәният йортында токмач кисү оештырылды.

2025 елның 12 ноябре, чәршәмбе

12 ноябрь көнне Иске Мичән авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре  махсус хэрби хезмәттә булган егетләргә булышу йөзеннән, авыл халкы белән берлектә токмач кисү оештырды. Бу көнне һәркем үзендә җаваплылык тоеп җиң сызганып токмач кисәргә әзерләнеп килде. Эш барлык кешегә дә җитте. Камыр ясау, җәю, киптерү, кисү эшләрен авырыксынмый күңелле аралашып, җырлар җырлап башкардылар. Бу өмәгә тормыш иптәшләре дә килгән иде. Алар гармун уйнап, җырлап сабыр гына вакыт үткәрделәр. Шушы изге эштә катнашучы Иске Мичән авылхалкына җирле үзидарә исеменнән рәхмәтебезне җиткезәбез. Егетләребез исән имин өйләренә кайтсын иде дигән теләктә калабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International