ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

26 мартта Юлбат төп мәктәбе укучылары Саба муниципаль районының туган якны өйрәнү музеенда булдылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

23 мартта Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан яшүсмерләр өчен үткәрелгән мәгълүмати-танып белү сәгате «Без СПИДка каршы " дип атала иде.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

22 март көнне 6 «А» сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Э.Т. Кәримуллина) Пукәл авыл клубына экскурсия ясадылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

🎭27 март - Бөтендөнья театр көне.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

26
март, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген яңа форматта «экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән «БумБатл»акциясе старт ала. Хәзер макулатура тапшырырга һәм призларны ел буе алырга мөмкин! Ничек катнашырга?

Шәмәрдәннең 1 нче номерлы  “Экият” балалар бакчасында     әти-әниләр белән берлектә "Карга боткасы" булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

26 нчы март  көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль  хезмәтләр  алучылар  белән  берлектә   физик  культура  сәгатьләре  дәвам  итте.

 

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

«Шәп әйдаман -2025» республика конкурсы

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

 

Шушы көннәрдә балалар белән бүлмә гөлләрен күчереп утырттык, “Без табигать балалары” дигән темага рәсем ясадык.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Язгы каникул көннәрендә "Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе" гадәттәгечә, укучылар өчен иҗади сәләтне, зәвыкны һәм матурлыкны  үстерү, балаларда татар халык сәнгатенә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү өчен чаралар үткәрә. 2025 елның 26 мартында хореография фәне укытучысы Мөбәрәкҗанова А. З. һәм сәнгать укытучысы Газизова Г. Р. параллель рәвештә 2 бүлектә укучылар белән "Татар милли костюмы һәм аның орнаменты" темасына әңгәмә үткәрде. Максаты татар милли костюмы һәм орнаменты барлыкка килү тарихын өйрәнү, милли сәнгатьнең әһәмиятен һәм үзенчәлекләрен ачу иде. Ватаныбыз турындагы белемнәрне киңәйтеп һәм тирәнәйтеп, укучылар татар халык сәнгате, татар милли киемнәре һәм милли орнамент  үзенчәлекләре белән таныштылар. Әңгәмә барышында балалар презентация карадылар, анда борынгы һәм заманча декоратив-гамәли сәнгать үзенчәлекләре һәм хәзерге заманда милли орнаментның актуальлеген ачыкладылар. Укучыларга татар милли киемнәрендә төрле бизәкләр тәкъдим ителде. Балалар костюмнарны бизәделәр,татар киемнәре атрибутларын төсле итеп ясадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International